Әтнә укучылары авиация серләренә өйрәнмәкче

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә (элекке Укучылар йорты) яңа уку елыннан 64 түгәрәк үз эшен башлап җибәргән. Узган еллардан аермалы буларак, быел биредә техник иҗат юнәлешендәге түгәрәкләр санын арттырганнар. Авиамоделизм, автомоделирование, робототехника, агач эше түгәрәкләре аерым игътибарга лаек. Тагын бер яңалык – югары квалификацияле пилот Радик Туйкин Казаннан кайтып, укучыларны авиация серләренә өйрәтәчәк. Теорияне өйрәтүдән һәм практик өлештән торган бу түгәрәккә йөрүчеләрне бик күп кызыклы ачышлар көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International