Мәктәпләрдә чыгарылыш иншасын үткәрү һәм яңадан язу вакыты билгеле булды

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Мәктәпләрдә укучылар чыгарылыш иншасын декабрьнең беренче чәршәмбесендә язачак. Бу хакта Россия Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең белем сыйфатын бәяләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Людмила Каврева белдерде.
“Иншаны язу вакыты декабрьнең беренче чәршәмбесенә билгеләнгән, ә яңадан язу – февральнең беренче чәршәмбесенә, - диде Каврева. - Яңадан тапшыру мөмкинлеге булырга тиешлеген аңлыйбыз, ул көнне имтиханга килә алмаган балалар, узган елны мәктәпне тәмамлаучылар да булырга мөмкин”, - диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International