ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Әлеге бакчаның ачылуын 180 бала көткән. Яңа бакчага бер яше тулган балалар да йөри алачак.Алексеевск районы башкарма комитет җитәкчесе Николай Чурин сүзләренә караганда, 220 урынлы гаять зур балалар бакчасын сафка бастыру район өчен мөһим вакыйга. Яңа бакча озын чиратларны киметергә ярдәм итә.
25 сентябрьдә Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен җиңел атлетика буенча кросс узды. Ярышларда 60 урта һөнәри белем бирү оешмасыннан сигезешәр спортчы катнашты.
Татарстанда «Китапка икенче гомер бүләк ит» дигән игелеклелек акциясе гамәлдә. Аның максаты - мәктәп китапханәләре файдалы уку, фәнни-популяр, әдәби, белешмә китаплары белән тулыландыру.
2014 елның 25 нче сентябрендә Казанда “Ритэк” ачык акционерлык җәмгыяте һәм “Лукойл” хәйрия фондының Vнче социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы үткәрелде. Конкурста беренче урынны Алабуга шәһәре балалар йорты әзерләгән “Яхшылык бүләк итәбез!” проекты яулады.

24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
25 сентябрьдә “Хезмәт резервлары” стадионында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен җиңел атлетика буенча кросс узачак. Ярышлар урта һөнәри белем бирү оешмалары арасында уздырылган II Спартакиаданың башланып китүе һәм “Готов в труду и обороне” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларының берсе булып санала.

22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Укытучылар өчен чыга торган “Мәгариф” журналы оештырган «Авыл укытучысы – 2014» бәйгесе республика авыл мәктәпләрендә эшләүчеләр арасында зур кызыксыну уятты. Конкурсның беренче этабында 500дән артык кеше катнашса, соңгы – хәлиткеч этабына шуларның унысы гына үтте.
Узган уку елында югары нәтиҗәләргә ирешкән Россиянең иң яхшы белем бирү оешмалары исемлегенә Татарстанның 24 мәктәбе кергән.
Мәскәү өзлексез математик белем бирү үзәге "Россия сегодня" Ххалыкара мәгълүмат агентлыгы һәм "Учительская газета" мәгълүмати ярдәмендә, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы теләктәшлегендә иң яхшы 500 мәгариф оешмасы исемлеген төзегән.

20
сентябрь, 2014 ел
шимбә
22 һәм 23 сентябрь көннәрендә Казанның мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү педагоглары өчен методик семинар уздырылачак.
Әлеге семинар барышында укытучылар “Федераль дәүләт мәгариф стандартының мәктәпкәчә һәм башлангыч мәгариф таләпләрен тормышка ашыру өчен “Сукмаклар” һәм “Мәктәп алды чоры” мәктәпкәчә мәгариф программалары мисалында заманча белем бирү мохите булдыру” темасын карап тикшерәчәк. Методистлар программалар төзелеше концептуаль үзенчәлекләре нигезендә мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү мәгарифенең күчүчәнлек проблемаларына кагылачак.
20 сентябрьдә Казан ИТ-паркында «IT-чемпион» республикакүләм бәйгесенең беренче этап җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгенең беренче этабы нәтиҗәләре буенча һәрбер муниципаль районнан 3 укучы җиңүче булып табылды.

19
сентябрь, 2014 ел
җомга
Балалар бакчаларында урак өсте тәмам дисәң дә була – сабыйлар үз төркемнәренә йөри башлады.
Шәһәр һәм район бакчаларыннан быел 2069 бала мәктәпкә озатылган. Ә 1 сентябрьгә бакчаларга барлыгы 3099 бала киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International