Балтачта «Китапка икенче гомер бүләк ит» акциясе дәвам итә

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстанда «Китапка икенче гомер бүләк ит» дигән игелеклелек акциясе гамәлдә. Аның максаты - мәктәп китапханәләре файдалы уку, фәнни-популяр, әдәби, белешмә китаплары белән тулыландыру.
Балтач урта мәктәбе волонтерлары Пенсия фонды, социаль яклау бүлеге, казначылык, салып инспекциясе, суд приставлары һәм башка оешмаларда булып, шушы акция белән таныштырдылар һәм өлкән абый-апаларын анда актив катнашырга чакырдылар.
Шушы акция ярдәме белән мәктәп китапханәсе 905 данә китап-журналларга тулыланды. Акция 21 октябрьга кадәр бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International