Зәй укытучылары сингапурча укыту методикасын үзләштерә

2014 елның 5 октябре, якшәмбе
Зәй районы педагоглары сингапурча укыту алымнарының беренче этабын уңышлы куллануга кереште.
Зәйнең 4нче мәктәбендә, бу яңа укыту методикасын өйрәнү максатында, тагын ике көнлек семинар-тренинглар оештырылды. Әлеге белем йорты районда бердәнбер “Школа превосходства” исемен алды.
Семинар-тренингны Сингапурның “EDUCARE” компаниясе Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын камилләштерү республика программасын тормышка ашыру үзәге белән берлектә үткәрде. Укытучыларга яңа метод белән укыту үзенчәлекләрен, алдан махсус курслар үткән мәгариф идарәсенең методист-тьюторлары, “EDUCARE” компаниясе тренерлары сингапурлы Рамеш һәм Лилия Хәсәнова төшендерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International