ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
8-30 октябрьдә Республика олимпиада үзәге Татарстан Республика Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы жюри әгъзалары өчен семинарлар уздыра.

14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бу уку елыннан районыбыз мәктәпләре ике тапкыр ашатуга күчте. Укучылар өчен меню ике атна алдан төзелә. Балаларны тукландыруда уку йорты коллективлары җитештергән продукция кулланыла, бу максатларга әти-әниләр керткән акча һәм бюджет финанс чаралары тотыла.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы абитуриент иншаларын бәяләү өчен тәкъдимнәрне эшләп  югары уку йортларына җибәрәчәк. Бу хакта ведомство башлыгы урынбасары Александр Климов хәбәр итте. Министр урынбасары сүзләренә караганда, Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимнәре Федераль педагогик үлчәнешләр институты тарафыннан мәктәпләрдә йомгаклау иншасын тикшерү өчен алдан эшләнелгән критерийларга охшаш булачак.

13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан мәгариф учреждениеләренең традицион авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе бүген Казанда уздырылды. “Казан” агросәнәгать паркындагы сәүдә рәтләрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та булып, эш барышын карады. Аны исә Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук республика вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова озата йөрде.
Агымдагы елның 7 октябреннән Татарстанда ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларга акча һәм башка матди байлыклар җыю тыела. ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган тиешле хат муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләренә таратылган. Документта билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Мәгариф һәм фән министры мәгариф һәм белем бирү оешмалары өлкәсендәге башкарма хакимият органнары адресына гамәлдәге законнарны үтәүне тәэмин итү һәм укучыларның ата-аналарыннан финанс һәм матди чаралар җәлеп итүгә юл куймау буенча инструктив-методик хатларны тарата килгән. Шуңа да карамастан, гражданнардан һәм иҗтимагый оешмалардан алына торган мөрәҗәгатьләр мондый очракларның теркәлүе хакында сөйли.

12
октябрь, 2014 ел
якшәмбе
Зәйнең 4нче мәктәбендә педагоглар өчен техник иҗат буенча "Startup Energy" дип исемләнгән семинар үтте. Анда Казан дәүләт энергетика университетының өзлексез белем бирү буенча профессоры Александр Леонтьев фәнни-техник иҗат буенча яңа укыту алымнары белән таныштырды, кызыклы дәресләр күрсәтте.

10
октябрь, 2014 ел
җомга
Район мәктәпләрендә табигатьне саклауны максат итеп куйган “Чисталык дәресләре” акциясе узды. Анда 1258 укучы катнашты.
6 октябрьдә Казанда “Баскет холл” спорт комплексында узган Халыкара Укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасының телевизион версиясен 12 октябрьдә, якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта “Яңа гасыр” телеканалында карарга мөмкин булачак.

9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

10 октябрьдә Казан Үзәк стадионының өсте каплаулы җиңел атлетика манежында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы финалы уза. Ярышларда республиканың бөтен районыннан 1,5 мең педагог, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнаша.

Иртәгә, 10 октябрьдә 13.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Россиянең иң яхшы укытучысы Алла Головенькина белән матбугат конференциясе уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International