Кайбыч мәктәпләрендә “Чисталык дәресләре” акциясе узды

2014 елның 10 октябре, җомга
Район мәктәпләрендә табигатьне саклауны максат итеп куйган “Чисталык дәресләре” акциясе узды. Анда 1258 укучы катнашты.
Биология фәне укытучылары, сыйныф җитәкчеләре әйләнә-тирәне саклау темасына лекцияләр, викториналар үткәрде, урманга экскурсияләр оештырды. Акция барышында мәктәп территориясеннән чүп-чар җыеп түгелде, мәктәпнең “Яшел патруль” отряды урман эчен чистартты. Мәгариф учреждениеләренең күбесендә уку йорты тирәсенә агач-куаклар утырту оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International