ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2014 ел
җомга
12-18 октябрьдә Д.И.Менделеев мирасы Хәйрия фонды кысаларында Мәскәүдә Халыкара балалар үзәге базасында инглиз теле фәненнән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасына әзерләнү буенча мәктәп укучылары һәм укытучылар өчен инглиз теленнән тренинг узды.

Татарстан Республикасы “Музыка”  фәне программасын апробацияләү проектында катнашучы Россия Федерациясенең 16 регионы исемлегенә керде. Апробация кысаларында 13-18 октябрьдә Татарстан Республикасы мәктәпләре укытучылары өчен “Музыка” фәне буенча чираттагы квалификацияне күтәрү куслары үткәрелде.


16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
"Ачык инновацияләр" форумының яшьләр программалары кысаларында InnoKids балалар блогында Казанның П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар өчен тирәнтен химия фәнен өйрәтүче лицей-интернаты укучылары үз эшләрен тәкъдим итте.
Бүген, 16 октябрь көнне Казанда  “Баланың сәләтен үстерү үзәге – 397нче номерлы балалар бакчасы” муниципаль автоном мәктәпкәчә мәгариф учреждениясе филиалы “Монтессори үзәге – “Алтын балык” ачыла.

15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Нурлатның 3 нче санлы мәктәбе укучылары Алинә Мәхмүтова, Зәринә Булатова, Ләйсән Хәйруллина һәм Энҗе Рәхимова сыйныф җитәкчеләре, татар теле укытучысы Лилия Баһаветдинова белән берлектә, элеккеге тимурчылык традициясен кире кайтарырга булганнар.
Мәктәп укучылары 3 нче декабрьдә язачак йомгаклау иншалары темалары имтиханга 15 минут кала билгеле булачак. Бу хакта бүген Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт башлыгы Сергей Кравцов ведомствоның ситуацион-мәгълүмати үзәгендә уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр итте, дип белдерә ТАСС.
2015 елда мәктәп тәмамлаучылар һәм абитуриентлар БДИны өч этапта тапшырачак. Расписание проекты әзерләнгән һәм килештерү уза, дип хәбәр итә "Интерфакс".
Татарстан Республикасы, Төмән өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Мәскәү, Крым, Севастополь – 22 сентябрьдә башланып киткән югары сыйныф укучылары арасында ел саен үткәрелә торган”Россия электрон дөньяда” дип аталган тарих, җәмгыять белеме һәм рус теленнән интерактив олимпиадада иң актив катнашучылар.
Зәйнең Түбән Биш авылы мәктәбе - быелгы уку елында район башлыгы грантына ия булучы мәктәпнең берсе. 100 мең сумлык сертификат мәктәптә уңышлы эшләп килүче техник иҗат түгәрәге эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итү максатында кулланылачак.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты урта мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатны  БДИ тапшырмыйча  бирү мәсьәләсен карарга әзер. Бу хакта илдә мәгариф сыйфатын арттыруга багышланган Гомумроссия халык фронты форумында Сергей Кравцов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International