Татарстан укучылары Мәскәүдә "Ачык инновацияләр" форумында катнаша

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
"Ачык инновацияләр" форумының яшьләр программалары кысаларында InnoKids балалар блогында Казанның П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар өчен тирәнтен химия фәнен өйрәтүче лицей-интернаты укучылары үз эшләрен тәкъдим итте.
Форум 14-16 октябрьдә Мәскәүдә уза. Балалар блогында "Ш.У.СТР.И.К." инженер эшләре конкурсының төбәк сайлап алу туры, "КУМИР" яшьләр инновацияле проекты лауреатлары һәм төрле мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр катнаша.  
Чара кысаларында яшь уйлап табучылар мастер-классларда катнаша. Аерым алганда, мастер-классларның берсендә алар принтерны вакытка сүткән, аннары аның өлешләреннән идея, тормышка ашыру һәм тәмамланганлык критерийлары буенча бәяләнгән проект эшләгән. Өч кешедән торган Татарстан командасы булачак Иннополис шәһәренең макетын төзегән. "Идея" технопаркы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, лекцияләр һәм мастер-класслардан тыш, укучылар Ломоносов исемендәге МДУның фәнни үзәгендә, Бауман исемендәге МДТУның роботлар театрында, Останкино телебашнясында һәм Дарвин музее каршындагы интерактив үзәгендә булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International