Зәйнең Кабан-Бастрык авылы мәктәбе техник җиһазга байый

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Зәйнең Түбән Биш авылы мәктәбе - быелгы уку елында район башлыгы грантына ия булучы мәктәпнең берсе. 100 мең сумлык сертификат мәктәптә уңышлы эшләп килүче техник иҗат түгәрәге эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итү максатында кулланылачак. Бу көннәрдә аларга Санкт–Петербургтан махсус заказ белән биш төрле станок кайтартылачак. Аларны республика күләмендә үрнәк эшләре белән танылган мәктәпнең Кабан-Бастрык авылы филиалы остаханәсенә урнаштыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International