ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Казанда бер балалар бакчасына 246 сабый туры килә. Бу - илдәге 1 миллионнан артык халкы булган  шәһәрләр арасында җиденче күрсәткеч.

21 нче октябрьдә Балтач районының Чепья урта мәктәбендә «Федераль дәүләт белем стандартларына күчеш шартларында төрле мәдәни яссылыкта телләр укыту методикасы» дигән темага III төбәкара методик семинар үткәрелде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты галимнәре, «Мари мәгариф институты»ның мари филологиясе кафедрасы мөдире, Удмурт Республикасыннан вәкилләр катнашты.

20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән «Классная работа!» дип аталган республикабызда мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләре конкурсы дәвам итә. Конкурс Татарстанда мәгариф һәм фән системасының яңартылу процесслары хакында мәгълүмати-аңлатмалы хезмәтләрнең нәтиҗәлелеген арттыру, укытучы хезмәтенә карата позитив мөнәсәбәт булдыруга һәм укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итүче иң яхшы журналистик иҗат үрнәкләрен барлау һәм аларны популярлаштыру максатыннан уздырыла.
2014 елның 17 сентябреннән Түбән Кама шәһәре мәктәп укучылары өчен һөнәри ориентация буенча муниципаль программа башланды. “Түбән Кама һөнәрләре иле» курсын гамәлгә ашыру кысаларында 11нче сыйныф укучылары көллиятләр һәм техникумнар базасында төрле һөнәрләр белән танышачак.
19 октябрьдә Кама Аланында балалар, яшүсмерләр, юниорлар һәм яшьләр арасында картинг буенча республикакүләм картинг узды. Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Сарман, Урыссу, Лениногорск, Менделеевск, Азнакай, Бөгелмә шәһәрләреннән, Кама Аланы шәһәр тибындагы поселыгы һәм Биектау һәм Ширәмәт авылларыннан 55 пилот катнашты.

18
октябрь, 2014 ел
шимбә
Еdu.crowdexpert.ru сайтында фәнни һәм мәгариф оешмаларының җитмеш галим һәм экспертлары тарафыннан Мәскәү шәһәре педагогик университеты белән берлектә   әзерләнгән төп гомумбелем бирүнең якынча программасы турында фикер алышу бара. Сайтка инде 143 мең кеше кергән һәм 1,6 мең кеше әлеге программа белән танышкан, 46 меңнән артык кеше сайтта теркәлгән.

17
октябрь, 2014 ел
җомга

Мәдәният елы кысаларында 12 нче ноябрьдән Татарстан Республикасының барлык беренче сыйныф укучылары өчен “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дип аталган Республикакүләм мәдәни-белем бирү проекты старт алачак.

17 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең 47нче кадет мәктәбе базасында кадет мәктәпләре һәм кадет мәктәп-интернатлары директорлары өчен Республикакүләм семинар-җыелыш узды. Семинар барышында Татарстан Республикасы кадет мәктәпләре үсеше мәсьәләләре, тәрбияләнүчеләргә әхлакый тәрбия бирү хакында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “Балалар экология-биология үзәге”  балаларга өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф  учреждениесы 14 октябрьдә район күләмендә “Чәчәк ат, мәктәп бакчасы “дигән конкурсның йомгаклау этабын уздырды.Чарада белем бирү учрежденияләреннән  19 мәктәп катнашты. Укучылар, җыелган кунакларга hәм жюри әгъзаларенә үзләренең мәктәп  hәм мәктәп ишегалды бизәү, яшелләндерү буенча эшлерен тәкъдим итәргә тиешләр иде. Моннан башка алар  эш нәтиҗэсен иҗади тәкдим итәргә дә тиеш иделәр. Мәктәпләр түбәндәге чарада  катнаштылар: 

24 октябрь көнне Казан шәһәре Яңа Савин районының төзелә торган “Современник” торак комплексы территориясендә 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасын салу башлауга тантаналы рәвештә капсула салу чарасы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International