ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2014 ел
шимбә
Татар телле интернетны кулланучылар арабызда шактый. Быел интернет киңлекләрендә .tatar доменын башлап җибәрү дә аларның санын арттырырга булышыр. Бөтендөнья пәрәвезендәге татарча проектларны барлап килә торган “Белем җәүһәрләре” конкурсы быел да бу өлкәдә яхшы нәтиҗә күрсәткәннәрне барлады.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында V дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге бәйгенең максаты – татар интернетында яхшы сайтлар булдыру, аларның авторларын таныту, татар интернетын ныгыту.

Әтнә районының Түбән Көек урта мәктәбенең сайты "Белем җәүһәрләре" V Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә "Урта белем учереждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

“Казан” агросәнәгать паркында узган мәгариф учрежде­ниеләре ярминкәсендә республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов мәктәпләрдә тәҗрибә участоклары булдыру турында белдергән иде. Бу очракта балалар хезмәтне сөяргә өйрәнәчәк, ә җитеш­тергән продукция өстәмә керем алу мөмкинлеге бирә. 


24
октябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан дилегациясе составында балаларын тәрбиягә алган җиде гаилә тәрбиягә бала алган гаиләләрнең Бөтенроссия форумында катнашты.  Алар федераль ведомство җитәкчеләре белән уллыкка, опекага, тәрбиягә алучыларга ярдәм күрсәтү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Лениногорскида 12 нче лицей музее “өй туе” үткәрде. Ачылу тантанасына шактый гына мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде. Музейны ачу хокукы халык мәгарифе отличнигы Николай Степановка һәм I сыйныф укучысы Елизавета Колесниковага бирелде.

24 октябрьдә Казан радиомеханика көллиятендә “Киләчәк безнең кулларда!” республикакүләм фәнни-тикшеренү конкурсы үтте. Конкурсның төп максаты – студентлар арасында фән һәм техника казанышларын, аларның фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә активлаштыру өчен фәнни белемнәрне популярлаштыру, фәнни-тикшеренү эшләренең сыйфатын яхшырту, сәләтле һәм иҗади актив студентларны барлау һәм аларга үсергә ярдәм итү, студентларның фәнни-тикшеренү сәләтләрен үстерү һәм аларда үз һөнәрләренә карата  кызыксыну уяту.

24 октябрьдә Казанның Идел буе балалар йортында “Ума палата” интеллектуаль-үсеш уенының республика этабы үтте. Әлегә чарада Татарстан Республикасының сигез балалар йортыннан 40ка якын бала катнашты.

23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Быел Татарстан Хөкүмәтенең “Алгарыш” программасы кысаларында 222 кеше грант алды. Бу хакта  ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР мәгариф һәм фәни министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде.
“Алгарыш” грант программасы 2006 елдан бирле гамәлдә, дип искәртте спикер. Бу чорда 3137 кеше грант алган. Агымдагы елда грант алучылар исәбендә студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, профессор-укытучылар составы, инглиз теле укытучылары, гомум белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре, проект төркемнәре, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре белгечләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре дә бар.
Сочи шәһәрендә узган  Россия  Федерациясы субьектларының мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләренең  Бөтенроссия  җыелышында Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 20 ноябрендә Россия регионнарында йомгаклау иншасын үткәрү технологиясен апробацияләү узачак. 
23 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында  педагогик аттестация барышын  алдынгы Интернет-технологияләр кулланып “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” системасына электрон форматка күчерү  мәсьәләләре хакында республикакүләм җыелыш узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International