“Казан” агросәнәгать паркында узган мәгариф учреждениеләре ярминкәсендә республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов мәктәпләрдә тәҗрибә участоклары булдыру турында белдергән иде. Бу очракта балалар хезмәтне сөяргә өйрәнәчәк, ә җитештергән продукция өстәмә керем алу мөмкинлеге бирә.
Мамадыш районының Усали мәктәбе инде 7 ел куян үрчетү белән шөгыльләнә. Мәктәп 2012 елда “Дәресләрдән соң мәктәп” проекты кысаларында 370 мең сумлык грант ота. Куяннар яши торган читлекләр, яңа токымнар шул акчага алына. Бүген аларның 112 баш куяны бар. Алар кварта-юрта дип аталган читлекләрдә, сарайда асрала. Аларны карау тулысынча укучылар җилкәсендә. Мәктәптә бүген 80 укучы белем ала. Биредә куян асрау серләренә өйрәтүче түгәрәк эшли.
10 нчы сыйныф укучысы Гадел Әхмәтҗанов белдергәнчә, бу шөгыль хезмәткә, табигатьнең кадерен беләргә өйрәтә. Укучыларның күбесе куяннарны өйдә дә үрчетә икән. 8 нче сыйныф укучысы Алмаз Петровның өендә дә “Бельгейский фондер” токымлы 40 баш куян бар икән. Ә мәктәп авырлыгы 5-6 килограммга кадәр җитәргә мөмкин токымнарга өстенлек бирә икән.
Куяннарга азыкны да үзләре әзерлиләр. Мәктәп янында гына печәнлекләре, 5 гектар бәрәңге җирләре, 2 гектар тәҗрибә участоклары бар. Ашлыкны бартер ярдәмендә алыштырып алалар. Быел 25 тонна бәрәңге уңышы алганнар. Шуның 16 тоннасын үзләре яңарткан подвалга орлыкка салганнар. Подваллары шыплап бәрәңге белән тулган.
– Быел барлыгы 510 мең 310 сумлык продукция җитештердек. Уңышны сатып 70 меңгә якын табыш алдык. 25 тонна бәрәңге өстенә 1 тонна суган үстердек. Безнең утырту, ашау өчен бер кило суган да сатып алганыбыз юк. Барысын да үзебез эшлибез. Туклану да арзанга төшә: 19-22 сум, – ди мәктәп директоры Дания Газизова.
Хезмәт тәрбиясе укучыларның белем алуына аз гына да комачаулык итми. Аларның бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре дә яхшы. Күбесе вузларда белем алалар. Усали мәктәбе Мәгариф министрлыгы билгеләгән иң яхшы 100 мәктәп исемлегенә кертелгән.