Татарстанның берьюлы дүрт урта һөнәри белем бирү оешмасыоктябрь ахырында Санкт-Петербург шәһәрендә уздырылган “Россиянең 100 иң яхшы урта һөнәри белем бирү оешмасы” конкурсы лауреаты булды. Алар – Түбән Кама технология көллияте, Е.Н.Королев ис. Түбән Кама политехник көллияте, Түбән Кама индустрия техникумы, В.П.Лушников ис. Казан нефтехимия көллияте.
29-31 октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университеты һәм А.Н. Туполев исемендәге милли тикшеренү техник институтының беренче курс студентлары арасында БДИ-2014 контроль үлчәү материаллары буенча мәктәп программасы үзләштерүдән калган белемнәр мониторингы уздырылачак.