Нурлат коррекция интернат-мәктәбе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Һәрвакыт яңарып торган мәктәпне туган көнендә педагоглар һәм хезмәт ветераннары, кунаклар котладылар, аның тарихын барладылар.
50 ел эчендә 54 чыгарылыш булган. Әлеге уку йортын барлыгы 1034 укучы тәмамлаган.