Әтнә районының Түбән Көек мәктәбе сайты дипломга лаек булды

2014 елның 25 октябре, шимбә

Әтнә районының Түбән Көек урта мәктәбенең сайты "Белем җәүһәрләре" V Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә "Урта белем учереждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Искәртеп үтәбез: бәйгедә катнашырга теләп быел барлыгы 63 гариза кабул ителеп, алар арасыннан 57 интернет-проект сайлап алынган. Интернет-проектларны бәяләүдә быел 14 жюри әгъзасы һәм татнет эксперты катнашты. Алар бәйгенең финалына 38 интернет-проектны тәкъдим ителгән.

Бәйгедә катнашкан иң актив татар интернетчылары Яр Чаллы шәһәрендә, Мөслим һәм Актаныш районнарында яшиләр. Шулай ук Казан шәһәре, Сарман, Лаеш, Арча, Норлат һәм Лениногорск районнары интернет-проект авторлары да бәйгенең финалына үткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International