Казанда тагын бер балалар бакчасы төзеләчәк

2014 елның 17 октябре, җомга
24 октябрь көнне Казан шәһәре Яңа Савин районының төзелә торган “Современник” торак комплексы территориясендә 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасын салу башлауга тантаналы рәвештә капсула салу чарасы узачак.Балалар бакчасын куллануга тапшыру вакыты 2015 елның 1 сентябрь көненә планлаштырыла.
Шуны әйтергә кирәк, Казан шәһәре Яңа Савин районының 69А номерлы кварталында “Современник” торак комплексын төзү буенча масштаблы проектны “Юит Дом” халыкара концепциясе кысаларында “ЮИТ Казань” ҖЧҖ гамәлгә куя.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International