ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2014 ел
җомга
5 февральдә Яңа Савин районының 89 мәктәбендә “Яшь янгын сүндерүчеләр” балалар хәрәкәтенең II Республика җыелышы булып узды. Республиканың Н.Ә. Гәлләмов исемендәге махсус гомуми урта белем бирү мәктәбенең “Алмаш” яшь янгын сүндерүчеләр дружинасын директор Кладов Д.Ю., тормыш иминлеге нигезләре укытучысы, педагог-оештыручысы Бочаров Ю.А. һәм 10 сыйныф укучысы Кузьмин Ленар тәкъдим иттеләр.
30 нчы гыйнварда Н.Ә. Гәлләмов исемендәге республиканың махсус гомуми урта белем бирү мәктәбенең “Өмет” хоккей командасы А.В. Тарасов исемендәге Бөтенрәсәй яшь хоккеистлары ярышларында катнашучыларны бүләкләү тантанасында катнаштылар.
Тәҗрибәле хөкемдарлар билгеләвенчә, 1енче урынга Актаныш муниципаль районының 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2 нче урынга Мамадыш муниципаль районының 2 нче санлы лицее, 3 нче урынга Сарман муниципаль районының 2 нче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары лаек булдылар.


6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиада уздыруның оештыру комитеты, Олимпиаданың Казанда уздырыла торган өлешендә (икенче тур) катнашучыларны билгеләү өчен, өстәмә бирем җибәреләчәк укучылар һәм студентлар исемлеген игълан итте. Аларга өстәмә биремнәр шәхси электрон почтага бүген, 5 февральдә, Мәскәү вакыты белән кичке сәгать 5тә җибәреләчәк.
Туган якны өйрәнү һәм экскурсион эшләр буенча уку-укыту һәм методик эшкәртмәләрнең XI Бөтенрәсәй бәйгесенә йомгак ясалды. Татарстан Республикасы исеменнән катнашучылар лауреат һәм дипломант исеменә лаек булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
2013 нче елның 5 нче ноябреннән 2014 нче елның 31 нче январенә кадәр балаларга өстәмә белем бирү буенча методик эшкәртмәләрнең республикакүләм бәйгесе үткәрелде. Барлыгы 95 белем бирү үзәгеннән 166 эш каралды. Бәйге нәтиҗәләре буенча 53 иң яхшы эшкәртмә призлы урыннарга лаек дип табылды.
2014 елның 5 февралендә Яшел Үзән муниципаль районы Осиново бистәсендә урнашкан В.В. Карпов исемендәге мәктәптә әти-әниләр җыелышында “Росток” психологик үзәгеннән педагог-психолог та катнашкан. Җыелыш яшүсмерләр арасында деструктив тотышка каршы профилактика чараларына багышлана.

5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Республикабыздагы иң өлкән басмаларның берсе булган “Мәгариф” журналы нәшер ителә башлауга 100 ел тулды. Шул уңайдан Казан (Идел буе) федераль университетының Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институты, “Мәгариф” журналы редакциясе, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте, Татарстан журналистлар берлеге «Белем һәм тәрбия чарасы буларак татар журналистикасы” дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырырга җыена.
1 нче гыйнвардан 27 нче гыйнварга кадәр Татарстан Республикасында гомумбелем бирү оешмалары командалары арасында иң яхшы физик әзерлек буенча республикакүләм конкурсының муниципаль этаплары үткәрелде. Әлеге этап 36 муниципаль район һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә узды.
Узган елда сынау рәвешендә гамәлгә ашырыла башлаган «Ана теле» он-лайн мәктәбе хәзер инде тулы куәтенә эшли башлады. 10 мең кулланучыга татар телен өйрәнү мөмкинлеген ачкан бу проект җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Хәзерге вакытта Тукай телен Россия төбәкләрендә яшәүчеләр генә түгел, чит илләрдә гомер итүчеләр дә үзләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International