ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
2014 нче елның 15-21 нче февраленә кадәр «Байтик» компьютер лагере базасында (Крутушка поселогы) укучылар өчен «SaaS-сервислар эшкәртмәсе» буенча профиль смена Казан шәһәренең IT-парк үзәге IT-Jump республика проекты белән берлектә үткәрәчәк.
Хәзерге вакытта республика җитәкчелеге белән килешү буенча Россия мәгариф академиясе әгъза-мөхбире, педагогика фәннәре докторы А.М.Кондаков командасы белән берлектә “Татарстан перспективасы: алдан күзаллауга нигезләнгән мәгариф системасы үсеше моделенә таба” дип аталган социомәдәни белем бирү проекты эшләнә. Бу хакта кичә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Татарстанда педагогларның квалификациясен арттыру белән 3 учреждение шөгыльләнәчәк. Алар – ТР Мәгарифне үстерү институты, Яр Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, Казан федераль (Идел буе) университетының мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү буенча белән шөгыльләнүче Идел буе төбәкара үзәге. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында хәбәр ителде.

4
февраль, 2014 ел
сишәмбе
ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республиканың уку йортлары җитәкчеләренә куркынычсызлык чараларын көчәйтергә тәкъдим итте. Искәртеп узабыз, бүген Мәскәү мәктәбендә укучылар заложникка алынды, полиция хезмәткәре һәм укытучы һәлак булды. Фаҗигале вакыйга белән бәйле рәвештә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф оешмаларында пропуск режимын катгый контрольгә алу, террорчылыкка каршы көрәш таләпләрен үтәү зарур, дип белдерә.  Бу хатта мәгариф оешмасы җитәкчесе балалар тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы булуы да искә төшерелә.

3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Татар теленә читтән торып өйрәтүче “Ана теле” он-лайн мәктәбе тулы көченә эшли башлады. Декабрь аенда сынау рәвешендә алып барыла башлаган онлайн дәресләр февральдә дәвам иттерелә.Әлеге проект белән КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты базасында оешкан, педагогика фәннәре кандидаты Кадрия Фәтхуллова җитәкчелегендәге махсус үзәк идарә итә. Үзәк үз эченә татар теленә дистанцион өйрәтү кабинетын, укыту-методик кабинетны ала. Кадрия Фәтхуллова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә хәбәр иткәнчә, онлайн дәресләргә керүчеләрнең саны арта бара. Аларга ноябрь аенда махсус тренинг узган укытучылар белем бирә. Методистлар, онлайн дәресләрдә катнашырга чакырып, һәрбер кулланучыга хатлар юллаган. Дәресләрдә кичке сәгать биштән тугызга кадәр катнашып була.
Мәктәпләрне төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында Зәй районында бу көннәрдә Чыбыклы авылы мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре башланган. Моның өчен республика бюджетыннан 5 млн. 917 мең сум акча бүленгән. Хәзерге вакытта төзүчеләр канализация системасын алыштыру эшләренә керешкән. Алга таба ишек, тәрәзәләрне яңарту, су системасын алыштыру күздә тотыла.
Кукмара муниципаль районының Лельвиж мәктәбе үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Беренче укытучылар Михаил Вишняков, Семен Зюраков һәм Илья Ильин шушы һәм тирә-юнь авыллардан килгән балаларга белем биргәннәр. Хәзерге вакытта биредә удмурт милләтеннән булган 74 бала укый, беренче сыйныфтан башлап алар татар телен, икенче сыйныфтан чит телләр өйрәнә. Аларга 17 укытучы белем һәм тәрбия бирә.
2014 нче елның 9 нчы гыйнварында Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсе белән идарә итүче башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән планлаштырылган чаралар кысаларында агымдагы елда бердәм дәүләт имтиханы оештыру һәм уздыру буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

1
февраль, 2014 ел
шимбә
2013 елда милли мәгариф системасын камилләштерү министрлыкның өстенлекле юнәлешләренең берсе булган. Ел дәвамында моңа кадәр җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булган һәм еш кына тәнкыйть утына тотылган шактый проблемалы мәсьәләләр уңай чишелеш тапкан. Бүген бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Татар теле һәм әдәбияты буенча якынча программалар, рус телле төркемнәр өчен татар әдәбияты буенча дәреслекләр һәм хрестоматияләр линияләре эшләнгән. 

ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International