Татар теленә читтән торып өйрәтүче “Ана теле” он-лайн мәктәбе тулы көченә эшли башлады

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Татар теленә читтән торып өйрәтүче “Ана теле” он-лайн мәктәбе тулы көченә эшли башлады. Декабрь аенда сынау рәвешендә алып барыла башлаган онлайн дәресләр февральдә дәвам иттерелә.
Әлеге проект белән КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты базасында оешкан, педагогика фәннәре кандидаты Кадрия Фәтхуллова җитәкчелегендәге махсус үзәк идарә итә. Үзәк үз эченә татар теленә дистанцион өйрәтү кабинетын, укыту-методик кабинетны ала. Кадрия Фәтхуллова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә хәбәр иткәнчә, онлайн дәресләргә керүчеләрнең саны арта бара. Аларга ноябрь аенда махсус тренинг узган укытучылар белем бирә. Методистлар, онлайн дәресләрдә катнашырга чакырып, һәрбер кулланучыга хатлар юллаган. Дәресләрдә кичке сәгать биштән тугызга кадәр катнашып була.
Билгеле булганча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Ана теле”н эшләү турындагы килешүне Education First компаниясе белән 2012 елда август аенда укытучыларның Мамадышта узган традицион киңәшмәсе вакытында төзегән иде. Компания, үзенең белем бирү өлкәсенә инновацион технологияләрне кертү буенча күпьеллык тәҗрибәсен кулланып, татар телен өйрәнү өчен методология һәм техник базаны эшләде. Филология фәннәре докторы Фәйрүзә Тарасова җитәкчелегендәге эшче төркем – Татарстанның проектның эчтәлек ягын баетты. Нәтиҗәдә “Ана теле” грамматика, лексика, фонетика һәм сөйләм теленә өйрәнү өчен дәресләр белән баетылган, видеофильмнарга, аудиороликларга зур урын бирелгән. Системада 299 видеофильм, 10950 аудио ролик, 6795 фотография бар.
Экспертлар фикеренчә, мондый төрдәге проект Россия һәм БДБ илләренең башка халыклары туган телләрен өйрәнү өчен дә җирлек була ала. Аны тормышка ашыручылар фикеренчә, “Ана теле” – телне дөнья күләмендә дәүләт программалары ярдәмендә өйрәтү өлкәсендә яңа сулыш. Бу программа тулы бер халыкны гына берләштереп калмыйча, чит тел буларак та башкаларда да кызыксыну тудырырга сәләтле.
2013 елның 1 февраленнән әлеге проектка htpp://anatele.ef.com буенча урнашкан адрес белән беренче 10 мең кулланучыга керү мөмкинлеге тудырылган иде. ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, башта әлеге проекты тирәсендә ыгы-зыгы туган: 10 мең кеше кереп теркәлгән дә, башкаларга урын калмаган. Аннан соң инде кереп тә шөгыльләнмәүчеләр төшеп калган, татар телен өйрәнергә теләүчеләргә юл ачылган.
Кадрия Фәтхуллова аңлатып киткәнчә, узган елның февраль аенда теркәлгән укучылар, бер ел узгач, автомат рәвештә проекттан чыгарыла. Алар, үзләренең парольләре белән кабут системага кереп, белем алуын дәвам итә ала.
Системада теркәлгәннән соң, телне ни дәрәҗәдә белүенә карап, телне өйрәнүчеләрне билгеле бер дәрәҗәгә юллыйлар. Проект 9 дәрәҗәдән тора. Һәр дәрәҗә үзе 8 бүлеккә бүленгән. Һәр бүлектә тыңлау, сөйләм, уку, язу компетенцияләре бар. Биредә шулай ук яңа тема өйрәнәләр, яңа фильм карыйлар, алда әйтеп үткән компетенцияләр кергән күнегүләр эшлиләр, тел сыйныфында шөгыльләнәләр һ.б.
Биредә шулай ук лингафон кабинеты, язу лабораториясе, грамматик белешмәлек, блокнот/сүзләр карточкасы, тәрҗемәче, текстны тавышландыру, өлгергәнлек турында хисап, хисап үзәге бүлекләре бар. Көненә 45 минутлык 16 дәрес үтә.
Атнасына 7 көн, тәүлегенә 24 сәгать эшләгән онлайн мәктәптә бүгенге көндә 10052 кеше шөгыльләнә. Аларның 9801е – Россиядән, 251е – 39 илдән. Аерым алганда, Әфганстан, Германия, Кытай, Үзбәкстан, Австралия, Гонконг, Колумбия, Израиль, Һиндстан, Франция, Иордания, Бельгия, Испания, Канада, Япония һ.б. илләр бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International