Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Тукай телен - “Ана теле” аша
2014 елның 5 феврале, чәршәмбе
Узган елда сынау рәвешендә гамәлгә ашырыла башлаган «Ана теле» он-лайн мәктәбе хәзер инде тулы куәтенә эшли башлады. 10 мең кулланучыга татар телен өйрәнү мөмкинлеген ачкан бу проект җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Хәзерге вакытта Тукай телен Россия төбәкләрендә яшәүчеләр генә түгел, чит илләрдә гомер итүчеләр дә үзләштерә.
“Ана теле” проекты Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов күрсәтмәсе һәм ярдәме белән 2013 елның 1 февраленнән гамәлгә кертелде. Хөкүмәт шактый өметләр багълаган проектны тормышка ашыруда Татарстанның тел белгечләре, галимнәр, укытучылары зур хезмәт куйды. Бүген инде “Ана теле” татар теленә өйрәтүнең төзек бер системасы булып формалашкан.
Мәгълүм булганча, “Ана теле” структурасы гадидән катлаулыга бару принцибы буенча эшләнгән. Тулы укыту курсы 9 дәрәҗәдән тора, һәр дәрәҗә исә үз эченә 8 бүлекне ала. Биредә теркәлүчеләр татар теленең грамматикасын, лексикасын, фонетикасын өйрәнә, сөйләм телен исә он-лайн режимда алып барылган дәресләрдә чарлый ала. Шулай ук күпсанлы видеофильмнар һәм аудиороликлар ярдәмгә килә. Системада барлыгы 299 видеофильм, 10950 аудиоролик, 6795 фотография урын алган.
Хәзерге вакытта “Ана теле” он-лайн мәктәбендә 10 243 кеше теркәлгән. Быелның февраленнән һәр кеше яңадан теркәлү узарга тиеш. Моңарчы бирелгән лицензияләр алына һәм яңалары бирелә башлый, шөгыльләнмәүчеләр исә төшеп калачак.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин сүзләренчә, бүгенге көндә төп бурыч - “Ана теле” он-лайн мәктәбен мөмкин кадәр нәтиҗәле итеп куллану. Беренче чиратта, ул балалар бакчалары тәрбиячеләренә татар телен өйрәтүдә актив кулланылачак. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен зур ярдәмлек була ала. Алар әлеге ресурста урнаштырылган күнегүләрне, аудио һәм видео материалларны үз дәресләрендә файдалана ала.
“Ана теле” проекты кулланучылар тарафыннан да бик уңай кабул ителә. Әйтик, Казанның 39 нчы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучы Людмила Агеева әлеге проекттан актив файдаланып, 10 ай эчендә татар телен өйрәнүдә зур уңышларга ирешә алган. Татар телен өйрәнү хыялын онлайн мәктәп ярдәмендә тормышка ашырган ул. Укытучы бүген телне өйрәнүнең тугызынчы дәрәҗәсенә җиткән инде. Людмила Агеева тулы бер дәрес эшләү мөмкинлеге булмаса, бер бирем булса да башкарам дип сөйләде. “Мин “Ана теле” белән бергә үстем”, - дип сөенеп үз тәэсирләрен уртаклашты ул.
Интертат.ру
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча лидерларның берсе булды
Россия Мәгариф министрлыгы 2025/26 уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында иң күп катнашучыларны җибәргән РФ субъектлары, шулай ук финалистлары югары нәтиҗәләр күрсәткән төбәкләр исемлеген төзеде.
Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында өстәл уеннары буенча чемпионат узды
Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта балалар өстәл уеннары буенча «Акыллы уеннар» өченче республика чемпионаты узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Россия Мәгариф министрлыгы имтиханнар чорында саклык чаралары турында кисәтә
Имтихан кампаниясе башланыр алдыннан Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын мошенникларның активлашуы турында кисәтә.
Казанда “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрларының XIII республика фестиваленә йомгак ясаячаклар
20 майда Казанда Ленин исемендщге мәдәни-ял итү комплексында XIII Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз