ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Һөнәри белем бирүне үстерү институты һәм гуманитар проектлар фонды – «Киләчәккә Билет» проекты операторы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Россия мәктәпләрендә укучыларны финанс грамоталылыгына өйрәтә башлыйлар. Дәресләрне математика, җәмгыять белеме һәм әйләнә-тирә дөнья дәресләре аша кертү планлаштырыла. Хәзерге вакытта Үзәк банк үз киңәшләре белән 70тән артык сценарий эшләгән инде.


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан педагоглары Россиядә «иң күренекле һәм заманча укытучы» исеменә дәгъва кыла алачак. «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар 10 августка кадәр кабул ителә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Свияжские холмы» спорт-сәламәтләндерү комплексында халыкара Президент академиясенең Җәйге кампусы тәмамланды. Ул ике атнага дөньяның 200дән артык сәләтле студентын берләштерде.

Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең Әлмәттәге 1224 укучыга исәпләнгән урта гомуми белем бирү мәктәбендә йомгаклау тикшерүе уза.

Казанның сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләре бушлай таксидан файдалана алачак. Проект «Бергә булдырабыз» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.

2022 елның 28 июлендә Самара өлкәсендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров төбәк башлыклары белән бергә "iВолга" унынчы юбилей яшьләр форумында булачак, анда катнашучылар белән аралашачак, грантлар алуга дәгъва кылучы проектларны яклауда эксперт сыйфатында чыгыш ясаячак. Шулай ук Игорь Комаров "iВолга" ябылу тантанасында катнашачак.

25 июльдә «Ялта-Интурист» кунакханә комплексының «Зёздный» залында «Ялта» төбәкара студентлар сервис отрядын ачу тантанасы булды.

Министрлар Кабинеты "Минем мәктәп" федераль дәүләт мәгълүмат системасының максатларын һәм бурычларын билгеләде. Хөкүмәтнең 2022 елның 13 июлендәге 1241 номерлы шундый карары 23 июльдә үз көченә керә.

РФ Мәгариф министрлыгы БРИКС илләре һәм ШОС илләре белән мәктәп укучылары өчен халыкара олимпиадалар уздыру турында килеште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International