Министрлар Кабинеты "Минем мәктәп" федераль дәүләт мәгълүмат системасының максатларын һәм бурычларын билгеләде. Хөкүмәтнең 2022 елның 13 июлендәге 1241 номерлы шундый карары 23 июльдә үз көченә керә.
Система бурычлары арасында:
- электрон журналларның һәм электрон көндәлекләрнең унификацияләнгән сервисын булдыру,
- мәгариф оешмаларына, белем бирү процесслары белән идарә итү һәм кабул итүне оештыру өчен электрон сервислар булдыру,
- укучыларның туклануын оештыру буенча электрон сервис булдыру,
- укытучылар, укучылар һәм аларның ата-аналары арасында мәгълүматлар алмашу.
Шулай ук документ системаны төзү, аны үстерү һәм эксплуатацияләү принципларын билгели. 2023 елның гыйнварына кадәр системаның беренче чираты булдырылырга тиеш, ә 2023 елның июленә кадәр - икенчесе.