ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Казанда КНИТУ-КАИның ике тулай торагында сайлау алды капиталь ремонтына 40,5 млн сумга якын акча юнәлдереләчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында бастырылган.


19
июль, 2022 ел
сишәмбе

Бердәм дәүләт имтиханында 200 балл җыйган чыгарылыш укучылары саны арткан. Быел ике предметтан 14 укучы 200 балл туплаган, былтыр андыйларның саны 11 иде. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифинга мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

Казан укучысы Камилла Якупова Төньяк полюска «Ачышлар бозваткычы» мәгърифәтчелек экспедициясенә барачак. Ул «Озын тәнәфес» бөтенроссия конкурсының икенче сезонында 70 җиңүче өлкән сыйныф укучылары арасына кергән.

Татарстанда укучыларның 63 проценттан артыгы мәктәпләрдә өйрәнү өчен туган татар телен сайлаган. Бу хакта «Татар-информ» ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

15-17 август көннәрендә Казан федераль университетының Алабуга институтында мәктәп укытучыларының «Ватан про» XII Халыкара фестивале узачак. Бу чарага багышланган матбугат конференциясе бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узды.

«Фәнгә тугрылык өчен» VIII Бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул итү 2022 елның 14 июленнән 3 октябренә кадәр сайтта узачак. Премия уздыру сроклары һәм заявкаларны бәяләү критерийлары Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында узган Эксперт советының беренче утырышында каралды.  

Җәй урталарында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшләнгән студентлар һәм яшьләр туризмы программасында РФ Президенты йөкләмәсе буенча узган ел 22 меңгә якын сәяхәтче теркәлгән. Бүгенге көндә программада Россиянең 111 шәһәрендә 194 югары уку йорты катнаша, анда студентлар һәм яшь галимнәр университет кампусларында туктый, төбәкләрнең тарихы һәм мәдәнияте белән таныша, белем бирү һәм фәнни чараларда катнаша ала. Июльнең иң популяр 10 юнәлеше турында сөйлибез.

Чит ил студентлары Россиядә вакытлыча яшәүгә рөхсәтне гадиләштерелгән формада (РВПО) ала алачаклар. Дәүләт башлыгы тиешле законга кул куйды, ул Россия территориясендә дәүләт белем бирү һәм фәнни оешмаларда көндезге форма буенча белем алучы чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар өчен махсус режим билгели.

5-7 нче сыйныф укучылары һәм чит ил өлкән сыйныф укучылары өчен «Артек» Халыкара балалар үзәгендә «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасы линейкасына керүче Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык проекты (Росмолодежь) Бөтенроссия конкурсының финалы узачак. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.


18
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Ярыш 10 июльдән 18 июльгә кадәр онлайн-форматта узды. Оештыручы ил-Кытай.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International