«Фәнгә тугрылык өчен» VIII Бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул итү 2022 елның 14 июленнән 3 октябренә кадәр сайтта узачак. Премия уздыру сроклары һәм заявкаларны бәяләү критерийлары Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында узган Эксперт советының беренче утырышында каралды.
Премиядә катнашуга шәхси заявкалар да бирелергә мөмкин, мәсәлән, журналистлардан, фәнни коммуникаторлардан, галимнәрдән, җәмәгать эшлеклеләреннән, шулай ук оешмалардан (федераль, төбәк һәм махсуслаштырылган ММЧ, телеканаллар, студентлар редакцияләре, нәшрият йортлары, медиахолдинглар һ.б.) заявкалар да бирелергә мөмкин. Лауреатлар булып һөнәри фәнни эшчәнлекнең абруен яклауга һәм илебезнең фәнни казанышларын популярлаштыруга сизелерлек өлеш кертүчеләр торачак.
Финалга чыгучыларны Эксперт советы билгеләячәк, аның составына 59 катнашучы кергән: фәнни тематиканы киң яктыртучы журналистлар, галимнәр, дәүләт хакимияте органнары, шәхси фонд, компанияләр, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, вузларның матбугат хезмәтләре, фәнни-тикшеренү институтлары вәкилләре. Кем Премия лауреатлары һәм дипломантлары булачак, Оештыру комитеты хәл итәчәк.