ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин "Мәгарифне үстерү" дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турындагы карарны имзалады.

РФ Премьер-министры бу турыда санкцияләр шартларында Россия икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында белдерде.

Бит кубиттан нәрсә белән аерыла? Квант компьютеры ничек ясалган? Гейзенбергның билгесезлек принцибы нидән гыйбарәт һәм мәченең моңа ни катнашы бар? Бу һәм башка күп нәрсәләр турында 21 нче мәктәпнең унынчы сыйныф укучыларына сөйләделәр.

«Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында «Студентлар стартабы» конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамланды. Федераль проект Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин раслаган шул ук исемдәге стратегик инициатива буенча эшләнде. Конкурс Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә инновацияләргә ярдәм итү фонды тарафыннан үткәрелә.

Порталның теркәлгән кулланучыларының күпчелек өлеше - мәктәп укучылары (8,5 миллион кеше). Алар өчен 1 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр бөтен мәктәп курсы буенча дәресләр булдырылган.

15 апрельдә 19:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) «Мәдәни мирас» темасына Бөтенроссия ачык ата-аналар җыелышының туры трансляциясе узачак. Җыелышны Россия телевидение алып баручысы, журналист, укытучы һәм җәмәгать эшлеклесе Арина Шарапова үткәрәчәк. Чара Россия Мәгариф министрлыгы инициативасы белән оештырылды.

Өлкән сыйныф укучылары 31 нче майга кадәр "Талант НТО" абитуриентлар өчен цифрлы портфолио конкурсына теркәлә ала.


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә катнашучылар мәктәпләрдә педагоглар җитмәү, мәктәп программасында туган тел сәгатьләрен арттыру мөмкинлеге, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү турында фикер алыштылар. Очрашу Казанда 186 нчы «Перспектива» күппрофильле лицеенда узды.

13 апрель көнне “Җәмгыять белеме”, “Биология”, “Физика”, “Чит тел (язма өлеш) фәннәре буенча БДИ тапшыруның вакытыннан алда этабы уза.

Соңгы ике елда шушы программа нигезендә Татарстанга мәктәпләрдә укыту тәҗрибәсе булган һәм катнаш дисциплиналар буенча укыта алырлык 24 педагог җәлеп ителгән


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International