Илсур Һадиуллин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ветераны Ринат Камал улы Җамалиевны 80 яшьлек юбилее белән котлады

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ветераны, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы Ринат Җамалиевны 80 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа «Мактаулы остаз» аерым хөрмәтләү билгесен тапшырды.

Җамалиев Ринат Камал улы 1942 елның 13 июлендә Үзбәкстан ССРының Бохара өлкәсе Каракүл шәһәрендә туа. 1966 елда Совет Армиясенең һәм Хәрби-Диңгез Флотының Львов югары хәрби-сәяси училищесын һәм 1979 елда В.И. Ленин исемендәге хәрби-сәяси академияне тәмамлый.

Германиядә Совет гаскәрләре төркемендә рядовой йөртүче булып хезмәт итә башлап, Ринат Камалович 31 ел Совет Армиясендә Төркестан, Идел буе, Мәскәү, Себер хәрби округларында хезмәт итә.

Ринат Камалович Татарстан Республикасы мәгариф системасында 1998 елдан алып 2011 елга кадәр эшләгән: ул гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча мәсьәләләрне кураторлык иткән.

Ринат Камаловичның гомуми стажы 45 елдан артык. Лаеклы хезмәте өчен ул күп кенә дәүләт һәм ведомство бүләкләренә ия, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем йөртә.

Ринат Камалович һөнәри хезмәткәр, ярдәмчел иптәш кенә түгел, яхшы гаиләле дә: хатыны белән ике кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр, оныклары бар. Без хөрмәтле педагогик хезмәт ветеранына ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез! Юбилеегыз белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International