Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районындагы «Кояшлы» балалар лагеренда яшь геологларның VIII Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында катнашты. Аңа Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан, Кырым, шулай ук Пермь крае, Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 36 команда килгән.
«Бүген безнең өчен яшь геологларның VIII олимпиадасын ачу зур мәртәбә. Татарстанның нефть сәнәгате бар. Аның нигезе - ул ресурслар, җир асты байлыклары. Бер көн һәм хәтта биш ел эчендә генә геолог булып булмый. Моның белән мәктәп эскәмиясеннән шөгыльләнергә кирәк. Сезнең эшегез - илебезнең нефть тармагы потенциалы өчен зур киләчәк. Россия - дөньяда әйдәп баручы нефть чыгаручы ил», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, ел саен нефть тармагында эшләү шартлары үзгәрә: ресурслар ярлылана, катлаулырак чыганакларны үзләштерү өчен яңа технологияләр кирәк.
Мәктәп укучылары арасында республика геологик олимпиадасы ТР җитәкчесе йөкләмәсе буенча 2014 елдан бирле уздырыла. Кышын мәктәп, муниципаль, республика (теоретик һәм лаборатория) турлары оештырыла, алар теоретик сорауларны да, лаборатория шартларында гамәли бурычларны да үз эченә ала.
Кунаклар өчен милли биюләр белән матур тамаша әзерләнгән иде, шулай ук узган ел җиңүчеләре Татарстан исеменнән чыгыш ясаган флагны күтәрү тантанасы да булды.