ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Казан укучылары һәм студентлары «Минем шәһәрем белән хозурланган» видеороликлар конкурсында катнаша алалар, ул XVIII Бөтендөнья тарихи шәһәрләр конференциясе кысаларында узачак. Конкурс Тарихи шәһәрләр лигасы әгъзалары булган шәһәрләрдә, шул исәптән ТР башкаласында яшәүче яшьләр өчен оештырыла.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы 33 педагогика югары уку йортында һәм 12 филиалда педагогик юнәлешләр һәм белгечлекләр буенча 36 мең бюджет урыны, максатчан укыту өчен 5,5 меңнән артык урын, шулай ук хәрби хезмәткәрләр һәм кайбер федераль дәүләт органнары хезмәткәрләре гаиләләре өчен квота буенча 3 меңнән артык урын бүлеп бирелгән.
 

Junior 2022 Милли Технологик олимпиадада катнашучылар өчен яңа ярышлар юнәлешләре барлыкка киләчәк. 
 

Хәзерге вакытта Халыкара космос станциясе бортында булган Россия Герое космонавты Олег Артемьев Казан инновацион университетын тәмамлаучыларны — вузны тәмамлаулары, ә университет мөгаллимнәрен-белгечләрне уңышлы әзерләүләре белән котлады. Аның видео мөрәҗәгатьен КИУ көллиятен тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасында күрсәттеләр.

Агымдагы елда «Пушкин картасы» программасын тормышка ашыру дәвам итә. 1 гыйнвардан «Пушкин картасы» номинациясе елына 3 меңнән 5 мең сумга кадәр арттырылды.


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев сишәмбе көнне узган матбугат конференциясендә 2022 елгы БДИ имтихан кампаниясенең башлангыч нәтиҗәләре турында сөйләде.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «2021/22 уку елына олимпиадалар һәм башка интеллектуаль һәм (яки) иҗади конкурслар, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә сәләтле, фәнни (фәнни-тикшеренү), инженерлык-техник, уйлап табу, иҗат, физкультура-спорт эшчәнлегенә карата кызыксыну уятуга, шулай ук фәнни белемнәрне, иҗади һәм спорт казанышларын пропагандалауга юнәлтелгән чаралар исемлеген раслау турында» 2022 елның 31 маендагы 382 номерлы боерыгы басылды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Россиядә фәнни, фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлек белән идарә итү өчен билгеләнгән бердәм дәүләт мәгълүмат системасы барлыкка киләчәк. Системада шулай ук экспертизаны планлаштыру, үткәрү, фәнни тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне мониторинглау һәм бәяләү каралган. Россия Президенты Владимир Путин «Фән һәм дәүләт фәнни-техник сәясәте турында» Федераль законның 7.1 статьясына тиешле үзгәрешләрне раслады.  

Россия Федерациясенең 76 регионыннан килгән ике меңнән артык педагог һәм мәктәп музейлары активистлары «Мәдәни маршрут» Бөтенроссия музейлар конкурсында катнаштылар. Конкурс Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Җиңү музееның Стратегик инициативалар Фонды белән берлектә оештырылды.

1 июльдә университетларны сайлап алу конкурсы башланды, алар студентлар эшкуарлыгының акселерация программаларын уздыруга грантлар алачак. Бу - «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты инструментларының берсе. Аны тормышка ашыру өчен быел федераль бюджеттан 1 млрд. сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International