Иң яхшы мәктәп музее өчен тавыш бирү башланды

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Россия Федерациясенең 76 регионыннан килгән ике меңнән артык педагог һәм мәктәп музейлары активистлары «Мәдәни маршрут» Бөтенроссия музейлар конкурсында катнаштылар. Конкурс Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Җиңү музееның Стратегик инициативалар Фонды белән берлектә оештырылды.

Конкурска барлыгы өч номинация буенча 467 гариза тәкъдим ителде: «Кадерле вакыйгалар», «Буыннар хәтере» һәм «Минем төбәкнең мәдәни традицияләре». Эксперт комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең 38 субъектыннан 50 җиңүче ачыкланды.

Ярышларда 1-11 сыйныф укучылары командалары, көллият студентлары, өстәмә белем бирү оешмалары укучылары катнашты. Бер команда составына кимендә 5 кеше керергә тиеш иде. Педагоглар мәктәп музейлары активистлары белән бергә Россия тарихының әһәмиятле даталарына, истәлекле вакыйгаларга, күренекле тарихи шәхесләргә, Россия регионнарының этнографик һәм мәдәни традицияләренә багышланган видеоэкскурсияләр оештырдылар.

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Краснодар крае, Воронеж өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Красноярск крае иң актив төбәкләр булды. Конкурста шулай ук Беларусь Республикасының яңа Мәлән урта мәктәбе командасы да катнашты.

1 октябрьгә кадәр Җиңү музее сайтында онлайн-тавыш бирү узачак, аның нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган өч җиңүче команда билгеләнәчәк. Октябрь ахырында 50 җиңүчене, шулай ук онлайн – тавыш бирүдә җиңгән өч команданы бүләкләү тантанасы узачак.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Җиңү музее сайтында Россиянең интерактив картасы булдырылачак, анда барлык эшләнгән экскурсия маршрутларын билгеләп үтәчәкләр.

Эшләр белән Җиңү музее сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International