ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

Мәйданчык учреждениеләргә җитди ташламалар белән IT-компанияләр продуктларын сатып алырга мөмкинлек бирәчәк.

Сораштырылучыларның 80% тан артыгы бюджетка керү мөмкинлеген вузны сайлаганда иң мөһим фактор дип саный, ә әһәмияте буенча икенче урында белгечлекнең дәрәҗәсе тора. 

Татарстанда беренче тапкыр педагогика көллиятен тәмамлаучылар «Башлангыч белемдә еоррекцион педагогика» белгечлеге буенча диплом проектын яклау һәм демонстрацион имтихан формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен уздылар. Сынаулар Ворлдскиллс Россия стандартлары нигезендә «Кече сыйныфларда белем бирү» компетенциясе буенча узды. 

Казан милли тикшеренү технология университеты төрле типтагы һәм төрдәге гомуми белем бирү системасының химия укытучылары һәм педагоглары 2022 елның 29 апреленнән 2022 елның 29 октябренә кадәр узачак Татарстан Республикасы химия укытучыларына ярдәм итү буенча «Химиянең барлык чикләре» - 2022 конкурсында катнашырга чакыра.

Яңа дәрәҗәдәге «Крылья Ростех» инженерларын әзерләү проектына 2022 елда барлыгы 39 урын бүлеп бирелгән.


4
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Казанда Республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм аларның педагогларын хөрмәтләделәр. Чарада Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, узган ел белән чагыштырганда җиңүчеләр һәм призерлар саны 26 кешегә арткан.

Татарстанда 6 июльдән мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәүче балалардан беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул ителә башлый. Кабул итү буш урыннар тулганчы булачак, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча уздырылачак.

Татарстанда 2022 елның 20 һәм 21 июнендә үткәрелгән информатика һәм ИКТ буенча БДИ нәтиҗәләре расланды.

Быел Татарстанда көллият һәм техникумнар базасында студентларны укыту өчен 12 остаханә төзелә. Әлеге максатка «Яшь профессионаллар» федераль проекты буенча 62 миллион сум бүленә.

Татарстан укучылары Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында абсолют җиңүчеләр саны буенча рекорд куйдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International