Татарстанда 2022 елда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 12 остаханә ачыла

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Быел Татарстанда көллият һәм техникумнар базасында студентларны укыту өчен 12 остаханә төзелә. Әлеге максатка «Яшь профессионаллар» федераль проекты буенча 62 миллион сум бүленә.

Остаханәләрне Бөгелмә төзелеш-техник көллияте, А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы, Казан радиомеханика көллияте, Лаеш техник-икътисад техникумы, Яр Чаллы политехник көллияте һәм Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте базасында оештыралар.

Анда студентлар «Транспортка хезмәт күрсәтү һәм логистика», «Сәнәгать һәм инженерлык технологияләре», «Мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр», «Социаль өлкә» кебек берничә юнәлештә белем алачак.

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Яшь профессионаллар» федераль проекты буенча 2019-2021 елларда Татарстанда 11 һөнәри белем бирү оешмасында барлыгы 52 остаханә булдырылды. Бүлмәләргә ремонт ясау һәм заманча уку-укыту, лаборатория һәм җитештерү җиһазлары алуга 522 миллион сум тотылды.

Россиядә икүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла. Алар, «Кеше капиталы», «Тормыш өчен уңайлы мохит» һәм «Икътисади үсеш» кебек, өч төп өлкәне үстерүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International