Татарстан укучылары Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында абсолют җиңүчеләр саны буенча рекорд куйдылар.
Быел ун абсолют җиңүче. Алар ил буенча рейтинг таблицасында беренче. Бу — сәнгать, технологияләр, тормыш иминлеге нигезләре, хокук, икътисад, экология буенча олимпиада.
Бүген Казанда Республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм аларның педагогларын хөрмәтләделәр. Чарада Казанның 131нче лицееның 10 сыйныф укучысы Никита Перов «Татарстан Ел укучысы — 2022» дип игълан итте.