Индустриаль-педагогика көллиятен тәмамлаучылар WorldSkills стандартлары буенча демо форматында ДЙА тапшырдылар

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Татарстанда беренче тапкыр педагогика көллиятен тәмамлаучылар «Башлангыч белемдә еоррекцион педагогика» белгечлеге буенча диплом проектын яклау һәм демонстрацион имтихан формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен уздылар. Сынаулар Ворлдскиллс Россия стандартлары нигезендә «Кече сыйныфларда белем бирү» компетенциясе буенча узды. 

Студентлар эшен имтихан комиссиясенең баш эксперты - Арча педагогика көллиятеннән «Кече сыйныфларда белем бирү» компетенциясе буенча сертификацияле эксперт-мастер Ләйсән Сабирова, шулай ук эш бирүчеләр арасыннан линейлы экспертлар-Яр Чаллы шәһәре «36 нчы инновацион технологияләр лицее» МАУ директоры Ләйсән Адилова, 53 нче урта мәктәпнең башлангыч мәктәп буенча директор урынбасары Лира Гыймазетдинова бәяләде. 

Студентлар өч модуль буенча биремнәр үтәделәр. Аларга башлангыч сыйныфларда интерактив җиһазлар кулланып дәрес әзерләргә һәм үткәрергә, укучыларның проект-тикшеренү эшчәнлеген оештырырга, шулай ук ата-аналар өчен бирелгән тема буенча белем бирү интерактивын үткәрергә кирәк иде. Демонстрацион имтиханда 27 студент катнашты. Экспертлар бәяләвенчә, алар барысы да биремнәрне үтәделәр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Эксперт Ләйсән Адилова фикеренчә, имтиханны оештыру югары дәрәҗәдә оештырылган, студентларны әзерләү заманча һөнәри белем бирү таләпләренә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International