«Смена» да мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары ахырына якынлашты. Анда илнең 57 төбәгеннән 900 укучы катнашты.
18 майда Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә эфирга «һөнәрләр тамашасы» һөнәри юнәлеш бирү проектының өченче сезоны чыгачак, ул укучыларга «Һөнәрчелек керамикасы» компетенциясе турында сөйләячәк.
Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән укучылар беренче тапкыр «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында катнаша алачак. Конкурс өченче тапкыр уздырыла һәм укучыларга үзләрен төрле юнәлешләрдә танытырга мөмкинлек бирә.
Укучылар мастер-классларда алган күнекмәләрен сәхнәдә күрсәтте.
14 майда Татарстанда V-VI дәрәҗә һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында ГТО Бөтенроссия җәйге фестиваленең төбәк финалы тәмамланды. Спортчыларны Яр Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» спорт комплексы кунакчыл каршы алды.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның иң күп өлеше туган тел буенча Төп дәүләт имтиханы сайлаган республика районнарын атады. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.
РФ Президенты Владимир Путин «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗтимагый оешмасының V съездына җыелган кунакларны, катнашучыларны һәм оештыручыларны сәламләде.
Татарстанда Татнетны үстерү фонды тарафыннан оештырылган ике телле белем бирү һәм мәдәни-мәгърифәти интернет-радио «Радио Белем» – «Белем радиосы» эшли башлаячак. Максатчан аудитория итеп оештыручылар үсеп килүче буынны сайладылар.
Донбасстан Татарстанга мәҗбүри күченеп кайткан унтугыз укучы республикада Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) һәм Бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) тапшырачак. Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шул турыда хәбәр итте.
«Эко-школы/Зеленый флаг» халыкара программасы кысаларында Горки-Әмәт урманындагы «Йорт» экология үзәгендә экологик тәрбия бирү буенча XI Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале үткәрелде.