Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе гадәттәгечә 1 июньнән башлана. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
18 май көнне 16.00 сәгатьтә Казанның «Северный» мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Осталар шәһәре» III талантлар фестивале узачак. «Трамплин» хәйрия фонды оештырган фестивальдә Казанның махсуслаштырылган мәктәпләреннән һәм интернат-мәктәпләреннән 90 бала катнашачак.
17 майда илдә «Белем» Россия җәмгыятенең «Яңа горизонтлар» Федераль агарту марафоны старт ала. Чара Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
"Илһамландыручылар" Бөтенроссия хәрәкәте оештырган "Илһам маршруты" Бөтенроссия яшьләр проекты старт алды. Аның максаты-14-19 яшьлек үсмерләрдә көчле шәхси сыйфатларны ачыклау һәм аларга үз хыялларын тормышка ашыруда ярдәм итү.
Быел мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар көндезге форматта узарга мөмкин. Бу хакта дүшәмбе көнне журналистларга мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
Узган сентябрь аенда старт алган "Гади сәяхәт кенә түгел" проекты быел да үз эшен дәвам итә. Росмолодежь һәм Ростуризм тарафыннан "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты кысаларында эшләнгән Программа Россиядә яңа урыннар ачарга һәм белем алырга әзер булган актив яшьләр күңеленә хуш килде. Программаны тормышка ашыру өчен ел саен ике миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Быел да анда 50 мең кеше катнаша ала.
63 нче Халыкара математика олимпиадасында катнашачак Россия укучыларының исемнәре игълан ителде.
Казанның 131 нче номерлы лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Никита Перов Ташкентта (Үзбәкстан) узган химия буенча 56 нчы Халыкара Менделеев олимпиадасында алтын медаль алды.
Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин министрлык ветераны Виктор Васильевич Медведевны 80 яшьлек юбилее белән котлады һәм «Мактаулы остаз» билгесен тапшырды.
2022 елның 14 маенда, Гаилә көне алдыннан, Лаеш шәһәренең Район мәдәният йортында ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының финалы булып узды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы шул турыда хәбәр итә.