Узган сентябрь аенда старт алган "Гади сәяхәт кенә түгел" проекты быел да үз эшен дәвам итә. Росмолодежь һәм Ростуризм тарафыннан "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты кысаларында эшләнгән Программа Россиядә яңа урыннар ачарга һәм белем алырга әзер булган актив яшьләр күңеленә хуш килде. Программаны тормышка ашыру өчен ел саен ике миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Быел да анда 50 мең кеше катнаша ала.
Проект 370 уникаль туристик маршрутны үз эченә ала, алар Россиянең 79 регионын колачлый. Һәр сәфәр ике өлештән тора: белем бирү-туристлык блогыннан (ул үз эченә яшь экскурсоводлар һәм архитекторлар белән истәлекле урыннар буенча экскурсияләр, "Белем" Россия җәмгыятенең әйдәп баручы спикерларыннан һәм башка партнерлардан лекцияләр һәм файдалы программалар ала (социаль, волонтерлык, экологик акцияләр).
Программада катнашучылар Ханты-Манси автономияле округына барачак, анда Нефть-газ тармагы предприятиеләре белән танышачак. Балалар искиткеч табигатьне һәм Бурятия үзенчәлеген күрәчәкләр. Кузбасста заманча сәнәгать предприятиеләре буенча уникаль экскурсияләрдә булачаклар. Шулай ук туристларны тыюлык зоналарына экологик экспедицияләр көтә.