Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин министрлык ветераны Виктор Васильевич Медведевны 80 яшьлек юбилее белән котлады һәм «Мактаулы остаз» билгесен тапшырды.
Медведев Виктор Васильевич 1964 елда «Физика һәм электротехника укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген ул Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Сухорецк сигезьеллык мәктәбендә физика һәм черчение укытучысы булып башлаган.
Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, 1965 елда Казан шәһәре Ленин районының 112 нче мәктәбендә педагогик эшчәнлеген дәвам итә.
1978 елда Виктор Васильевичны Казан шәһәренең Ленин район мәгариф бүлегенә хезмәт укытуы, тәрбия һәм профориентация буенча инспектор вазыйфасына чакыралар, ә 1981 елдан аның хезмәт биографиясе республиканың мәгариф системасы белән бәйле. ТАССР Мәгариф министрлыгында Инспектор, хезмәт Укыту секторы мөдире, хезмәтне саклау һәм хезмәт укыту бүлеге башлыгы урынбасары, баш белгеч, аннары оештыру-укыту бүлеге башлыгы, инспекторлык-аналитика бүлеге, аттестация һәм аккредитацияләү бүлеге башлыгы, министр ярдәмчесе булып эшли.
Виктор Васильевичның гомуми эш стажы 40 елдан артык, шуларның 20 елдан артыгы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Виктор Васильевич-профессиональ җитәкче генә түгел, ярдәмчел һәм ышанычлы иптәш тә, тормыш иптәше Нина Петровна белән ике искиткеч ул тәрбияләп үстергәннәр.
Республика мәгарифен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Виктор Васильевич дәүләт һәм ведомство бүләкләре: «Фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны», «В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медальләре, «РСФСР халык мәгарифе отличнигы» аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде. Шулай ук аңа «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.