63 нче Халыкара математика олимпиадасында катнашачак Россия укучыларының исемнәре игълан ителде.
2011 елдан башлап беренче тапкыр ярышларда ике кыз катнашачак: Казаннан Галия Шәрәфетдинова һәм Санкт-Петербургтан Таисия Коротченко. Алар белән бергә Мәскәүдән Денис Мостафинга һәм Санкт-Петербургтан өч укучы – Иван Бахаревка, Максим Туревскийга һәм Роман Кузнецовка бурычларны хәл итәргә туры киләчәк.
Олимпиада 6 июльдән 16 июльгә кадәр Норвегия башкаласы Ослода узачак. Һәр илне алты мәктәп укучысыннан торган команда тәкъдим итә ала. Ярыш ике турны үз эченә ала, өчәр бурыч – һәрберсендә. Биремнәр мәктәп математикасының төрле өлкәләрен колачлый – нигездә, бу-геометрия, саннар теориясе, алгебра һәм комбинаторика.