Уку йортларын иҗтимагый-һөнәри аккредитацияләү

2011 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Россиядә, дәүләт аккредитациясе белән беррәттән, белем бирү сыйфаты экспертизасы нигезендә уку йортларын иҗтимагый-һөнәри аккредитацияләү актив рәвештә кертелә.

Көн тәртибендә укыту процессы күзлегеннән дә, аның нәтиҗәләре күзлегеннән дә белем бирү сыйфатын бәяләү мәсьәләсе тора. Шунысын әйтергә кирәк: игътибар үзәгенә хәзер икенче фактор – уку нәтиҗәләре мәгариф учреждениесе чыгарылыш укучысының белемнәре, осталыклары һәм күнекмәләре буларак куела.

Проблема чыгарылыш укучылары әзерлегенең ФДБС таләпләренә туры килү-килмәвен бәяләү белән генә түгел, ә аларның һөнәри компетенцияләренең хезмәт базары таләпләренә туры килү дәрәҗәсе белән бәйле. Россиядә белем бирүнең ике дәрәҗәле системасын кертү бакалавриат һәм магистратура чыгарылыш студентларының компетенцияләре җыелмасын һәм дәрәҗәсен академик җәмгыять позициясеннән дә, эш бирүче позициясеннән чыгып та ачыклау бурычын куя. БСОга керү Россиядә мәгариф өлкәсендә берничә халыкара йөкләмә үтәвен таләп итәчәк, чөнки белем бирү хезмәтләре Хезмәтләр белән сәүдә итү генераль килешүенә (GATS) кертелгән.

Дәүләт аккредитациясе күпчелек очракта закон нигезендә теләсә кайсы учреждениегә белем бирү эшчәнлеген оештыру өчен кирәк булган минималь күрсәткечләр җыелмасын ачыклауга, шулай ук мәгариф учреждениесен законда каралган нинди дә булса бер төргә (институт, академия, университет) билгеләүгә юнәлтелгән.

Иҗтимагый-һөнәри аккредитацияләү — уку йортындагы белем бирү сыйфаты һәм бу сыйфатны гарантияләү дәрәҗәләренең стандартларга һәм таләпләргә туры килүен кызыксынган яклар тарафыннан тану нәтиҗәсе. Белем бирү программаларын аккредитацияләү мәгариф учреждениесенә түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:
• кызыксынган якларның белем бирү хезмәтләре сыйфатына, мәгариф учреждениесенең нәтиҗәлелеге һәм эффективлылыгына ышаныч дәрәҗәсен арттырырга;
• мәгариф учреждениесендә бирелә торган белем сыйфатының һәм сыйфат гарантиясенең җәмгыять һәм һөнәри бергәлек тарафыннан рәсми танылуына ирешергә;
• мәгариф учреждениесенең белем бирү өлкәсендә хезмәт күрсәтү базарында имиджын ныгыту;
• сыйфат өстендә эшкә персоналны җәлеп итү, сыйфатны күтәрү идеясенә тугрылык дәрәҗәсен күтәрергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International