Профиль юнәлешендәге өстәмә укырга керү имтиханнарын үткәрү хокукы алган югары уку йортлары исемлеге расланды

2011 елның 13 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 ел, 7 нче декабрь, 2190 нчы номерлы Карары белән 2012 елда профиль юнәлешендәге өстәмә укырга керү имтиханнарын үткәрергә рөхсәт ителгән югары уку йортлары исемлеге расланды.

Исемлеккә түбәндәге уку йортлары кертелде:

- О.Е. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик академиясе (“Юриспруденция” белгечлеге буенча);
- Мәскәү дәүләт лингвистика университеты (“Реклама һәм җәмгыять белән элемтә”, “Лингвистика” белгечлекләре буенча);
- Россия дәүләт гуманитар университеты (“Лингвистика”, “Тәрҗемә һәм тәрҗемә фәне”, “Фундаменталь һәм гамәли лингвистика” белгечлекләре буенча);
- Мәскәү дәүләт педагогика университеты (“Лингвистика”, “Социология” белгечлекләре буенча);
- Н.А. Добролюбов исемендәге Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты (“Тәрҗемә һәм тәрҗемә фәне” белгечлеге буенча);
- Санкт-Петербург дәүләт аэрокосмик приборлар төзү университеты (“Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә системалары” белгечлеге буенча).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International