Тукай елы ябылуга багышланган “Милләтемнең кояшы син, и нурлы, моңлы Тукай!” фестивале

2011 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 ел, 7 нче февраль, 141-р номерлы карары буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, сәләтле һәм талантлы яшьләрне ачыклау, иҗади эшләүче педагогларны бүләкләү, туган тел белән кызыксынуны яту, татар шагыйре Г. Тукайның мәдәни-тарихи мирасына кызыксынуны үстерү максатында, “Мәгариф” журналы һәм “Мәгърифәт” газетасы белән берлектә укучылар һәм укытучыларның иҗади эшләр бәйгесе үткәрелде.

2011 елның 16 нчы декабрендә Арча муниципаль районында Тукай елы ябылуга багышланган республика бәйгеләре нәтиҗәләре буенча Фестиваль үткәрелә.

Әлеге чара кысаларында “Тукай-публицист” республика бәйгесендә актив катнашкан педагогик хезмәткәрләр һәм укучылар, Габдулла Тукай исеменә лаек булган Ашытбаш урта гомумбелем мәктәбе һәм Габдулла Тукай тууының 125-еллыгына багышланган республика һәм бөтенроссия бәйгеләрендә җиңгән гомумбелем бирү учреждениеләрен хөрмәтләү планлаштырыла.

Фестиваль максатлары:
• татар халкының бөек шагыйре иҗади мирасын пропагандалау;
• Арча ягын таныткан милли шагыйрь-лирик, җырчы Тукайның иҗади мирасын мәңгеләштерү.

Фестивальдә катнашучылар Габдулла Тукай тууының 125-еллыгына багышлап укучылар арасында үткәрелгән “Сөйкемле Шүрәле” бөтенроссия бәйгесе эшләре күргәзмәсе, Ашытбаш урта гомумбелем мәктәбенең презентацион эше белән танышачак.

Фестиваль программасында:
Арча муниципаль районы укытучылары, студентлары һәм укучыларының Габдулла Тукай иҗаты буенча чыгышлары, республика иҗади бәйгеләрендә җиңгән укучыларның музыкаль номерлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International