6-8нче апрельдә Казанда «Остазлар мәктәбе» узачак. Мәктәпне оештыручылар: «Сколково» Фонды, Сколково Ачык университеты (ОтУС), «Түгәрәкләр хәрәкәте» эшче төркеме, Казан милли тикшеренү технология университеты, «Казан ачык талантлар университеты 2.0» коммерцияле булмаган оешмасы.
«Остазлар мәктәбе» – урта, югары һәм өстәмә белем бирү системасы өчен оештыручылар һәм остазлар әзерләү буенча өч көнлек интенсив курс. Укуларда педагогика өлкәсендә һәм проект эшчәнлегендә тәҗрибәсе булган КНИТУ укытучылары-мөгаллимнәре, шулай ук, Талантлар Университеты остазлары катнашачак.