«Язгы мәктәп РУХ - 2018» сменасында ТР муниципаль районнарыннан балалар хәрәкәтендә катнашучы 175 активист һәм җитәкче, «Искиткеч вожатый» һәм «Минем инициатива» дип исемләнгән республика бәйгеләрендә финалга чыгучылар катнашты.
Шулай ук язгы каникул чорында наркотикларга каршы көрәш проектында катнашучылар өчен «ЅаМоЅтоятельные дети» профиль сменасы узды. Профильле сменага республиканың муниципаль районнарыннан наркотикларга каршы көрәш проектының 125 активисты килде.