Утырыш кысаларында ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов алдында Лаеш районының А.П. Малышева исемендәге Столбище урта мәктәбенең 11 «К» сыйныф укучысы Айдар Арсланов чыгыш ясады. Апрель аенда Айдар Мәскәүдә «Смотр строя и песни. Марш Победителям!» Бөтенроссия бәйгесендә катнашкан, аның командасы беренче урын алган. Өченче ел байрак төркемендә тора, район, республика чараларында чыгыш ясый. Ел саен үткәрелә торган Хәтер Маршының һәм волонтерлар хәрәкәтенең актив катнашучысы. Башлангыч кадет сыйныфлары укучыларының остазы булып тора. 2016 елда юнармия сафларына басты.