Рособрнадзор җитәкчесе Дәүләт йомгаклау аттестациясен 2018 елда оештыру турында сорауларга җавап бирәчәк

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Дәүләт йомгаклау аттестациясен (ДЙА) 2018 елда үткәрүгә багышланган кайнар линия 22нче майда 12:00 сәгатьтә Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтенең Ситуацион-мәгълүмати үзәгендә узачак.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары, РФнең Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов һәм Рособрнадзор белгечләре чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре һәм педагоглар сорауларына җавап бирәчәк.

22нче май көнне 12 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр +7 495 984 89 19 телефоны аша сораулар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International