Чаллыда Җиңү Көне бәйрәме гадәттәгечә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Тантанада катнашкан ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов яшь буынны эзтабарлар төркемендә катнашырга җәлеп итәргә кирәклеген ассызыклады.
Бәйрәмгә җыелганнарны сәламләп, үсеп килүче буын өчен әлеге бәйрәмнең балаларга патриотик тәрбия бирүдә аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады.