Видеоконференция аша узган киңәшмәдә ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар хокукларын яклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

 Киңәшмәне мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима үткәрде.

Киңәшмә барышында катнашучылар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:

  • балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен җәйге ялны оештыру;
  • ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар турында дәүләт банкын формалаштыру һәм аны алып бару;
  • мәгълүмати куркынычсызлык тәртибен булдыру һәм шәхси мәгълүматларны саклау;
  • ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларны гаиләгә урнаштыру өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү максатында дәүләт идарәсе тармаклары арасында хезмәттәшлек механизмы турында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International