Белем бирү оешмаларының хокук бозуны кисәтү отрядлары арасында үткәрелгән бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

11 – 12нче май көннәрендә  «Костер» республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә белем бирү оешмаларының хокук бозуны кисәтү отрядлары арасында үткәрелгән бәйгенең финал ярышлары узды.

Бәйгенең читтән торып үткәрелгән этабына 45 муниципаль район һәм шәһәрләрдән 44 эш килде.

Финал ярышларында читтән торып үткәрелгән этапта җиңеп чыккан 10 хокук бозуны кисәтү отряды катнашты.

Финал ярышларының нәтиҗәләре буенча җиде номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде.

Бәйгенең төп җиңүчеләре:

1нче урында – Яр Чаллыдагы 49нчы кадет мәктәбенең «Гепард» отряды;

2нче урында – Казандагы 127нче урта белем бирү мәктәбенең «Яшь хокук белгече» отряды;

3нче урында – Әлки районының Н.Дәүли исемендәге Базарлы-Матак гимназиясенең «Ритм» отряды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International