«Президент спорт уеннары» ярышлары Татарстанда Бөтенроссия сәяси партиясе «Бердәм Россия» - «Балалар спорт» эгидасы астында уза. Ярышларда Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Теләче, Ютазы районнарыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәреннән 10 команда катнашты. Түбән Кама шәһәрендә ярышларны ачу һәм ябу тантаналарында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Жанетта Соркина, Түбән Кама Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе башлыгы Вадим Матюшин катнашты.
Бөтенроссия спорт уеннары республика этабының призлы урыннарга ия булучылары һәм җиңүчеләре:
1нче урында – Түбән Камадагы 31нче гомуми урта белем бирү мәктәбе;
2нче урында – Казандагы 179нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе;
3нче урында – Мамадыштагы 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбе.
«Президент спорт уеннары» ярышларында җиңү яулаган команда 7 – 28нче сентябрьдә «Орленок» бөтенроссия балалар үзәге базасында үтәчәк бөтенроссия финалында республика данын яклаячак.